Центральная библиотека

"Тел-рухи дөнья көзгесе"

#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы
#ТауастыБайларавылкитапханәсе
Туган телебезне саклау һәм үстерү максатыннан бүген Тауасты Байлар авыл китапханәсендә авылыбыз яшьләре белән берлектә "Тел-рухи дөнья көзгесе" дип исемләнгән "Могҗизалар кыры" уены үткәрелде. Уеныбыз бик җанлы һәм кызыклы итеп җыр-бию, уен-көлке белән үрелеп барды.Уенда Гимадиева Камилә җиңүче дип табылды. Уенда катнашучыларның барысына да кечкенә генә бүләкләр тапшырылды. Безнең бурыч: туган телгә хөрмәт, ихтирам тәрбияләү, милли үзаң, милли горурлык хисләре булдыру.