"Бердәмлектә көч"
#ТуганТелләрХалыкларБердәмлегеЕлы
РТ
22 январь көнне Бикбау авылы китапханәсенең "Бердәмлектә көч" оешмасы членнарының 2021 елда беренче киңәшмәсе узды.Киңәшмәдә 2021 ел-Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы итеп билгеләнүе һәм эшлисе эшләребезне шул тармакка юнәлтеп эшләргә кирәклеге,оешма членнары төрле чаралрарда үзләреннең өлешләрен кертергә,күренекле шәхесләребезнең юбилейларын,билгеле даталарны бергәләп үткәрү турында сүз барды.2021 елда вакытлы матбугатның беренче саннарына күзәтү ясалды,яңалыклар белән танышылды.Максат: туган телебезне ихтирам итү,ярату хисләрен яшь буынга җиткерү.