"Туган телем аша сихри дөньяга"
#ТуганТелләрХалыкларБердәмлегеЕлыРТ #Демография 22 гыйнварь көнне Аю авыл китапханәсе МБДОУ "Миләшкәй" балалар бакчасында, "Туган телем аша сихри дөньяга" исеме астында, татар халык әкиятләре иленә сәяхәт үткәрде. Китапханәче Ахметзянова В.В. балаларга 2021 ел - Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы икәнен аңлатты. Мисал итеп Аю авыл җирлегенә кергән авыллар һәм милләтләр аталды. Китапханәче "Зөхрә", "Камыр батыр" татар халык әкиятләрен укып анализ ясады. Максат: патриотик хисләр тәрбияләү. Бурыч: матур әдәбиятны пропагандалау, укуга кызыксыну уяту.