Холокост
#Бикбауавылкитапханәсе
22 январь көнне Бикбау авылы китапханәсендә Холокост корбаннарын искә алып әңгәмә уздырылды.Холокост турында аңлатып үтелде.Дөнья тарихында "Холокост" дип,1941-1945 еллардагы Икенче Бөтендөнья сугышында Өченче рейх тарафыннан төрле милләтләргә карата кылынган геноцид фаҗигасен атыйлар.Холокост-"ут белән юк итү" дигәнне аңлата.Икенче Бөтендөнья сугышына кадәр үк Германиядә кешенең милләтенә карап эзәрлекләүләр башланудан бигрәк тә яһүдләр зур зыян күрә.Аерым бер милләтләрне юкка чыгару сугыш барышында яулап алынган территорияләрдә дә дәвам итә.Освенцим концлагере ул чордагы меңләгән"үлем лагерьләре" нең берсе була.Холокост турында презентация күрсәтелде.
Максат:Төрле милләт вәкилләре дус булып яшәгәндә генә дөньяда тынычлык булуын аңлату.Холокост кебек афәтләр бүтән кабатланырга тиеш түгеллеген төшендерү.