Ут-кешенең дусты
#Усаевскаясельскаябиблиотека
Ут-кешенең дусты. Хәзерге заманда без тормышыбызны уттан башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ул безгә һәркайда да бик кирәк. Җирдә аңардан башка тормыш юк. Ләкин янгын чыгу- бик куркыныч хәл.
Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан Минзәләдән килгән эшчеләргә Усай авылында ялгыз яшәүче әби- бабайларга, янгын төтенен белдерү җайланмасы урнаштырырга ярдәм итте. Әби- бабайлар күрсәтелгән игътибарга бик сөенделәр һәм бик зур рәхмәтләр әйттеләр.