Центральная библиотека

"Музей эше"

#Кадрәкавылкитапханәсе
20 январьдә Кадрәк авыл китапханәсе авыл мәктәбендә эшләп килүче Шакирова Л.А. җитәкчелегендәге "Музей эше" түгәрәгенә йөрүчеләр белән берлектә Холокост корбаннарын искә алды. Укучылар Холокостның нәрсә аңлатканлыгын ,бер көнгә күпме еврей халкы юкка чыгарылганын белделәр. 15 яшьлек Анна Франкның көндәлеге белән таныштылар. Холокост турында презентация күрсәтелде.Максаты: Укучыларга төрле милләт вәкилләренең дус- тату яшәгәндә генә дөньяда тынычлык булуын аңлату.Холокост кебек афәтләр бүтән кабатланырга тиеш түгеллеген төшендерү.