"Урман аланына сәяхәт"
20 январь көнне Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Шатлык" балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар белән "Урман аланына сәяхәт"иттеләр.Сәяхәт вакытында аларга урман җәнлекләре куян,төлке,бүре,аю(4сыйныф укучылары) очрады. Җәнлекләр куйган сынауларны үтә-үтә балалар "серле сандык"ка юлыктылар,ә анда- урман хуҗасының бүләкләре.