Центральная библиотека

"Аяз Гыйләҗев-кыю каләмле язучы"

А.Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Аның әсәрләрен укымаган кеше сирәктер. Татар халкының бар язмышын, шатлык-кайгысын, ачы-төчесен иҗатында ачып биргән язучы ул. Әсәрләре халыкчан булганга күрә, аның китаплары һәрвакыт укучылар кулында. 17 гыйнвар көнне язучыга 93 яшь тулган булыр иде. Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә "Аяз Гыйләҗев-кыю каләмле язучы" исеме белән китап күргәзмәсе ясалды, китаплары китап укучылары тәкъдим ителде.