“Мәскәү Татар штабы”
Күптән түгел генә Минзәлә үзәкләштерелгән китапханәсендә зур кунак –Мәскәү шәһәренең “Татар штабы” җитәкчесе, якташыбыз Рөстәм Җамалиев булуы турындагы яңалыгыбыз хакында хәбәр иткән идек инде. Яңа ел башыннан ук тагын бер сөенечебезне җиткерәбез: шушы көннәрдә генә “Мәскәү Татар штабы” җитәкчесе Рөстәм Җамалиев китапханәбезгә бик күп сандагы басма әдәбият бүләк итеп китте. Әлеге китаплар арасында изге китабыбыз Коръәннең татарчага мәгънәви тәрҗемәсе, танылган татар тарихчысы, мәгърифәтче язучы Шиһабетдин Мәрҗанинең “Сайланма әсәрләр”е, Равилә Шәйдуллина – Муратның “Ялантау”, Лукман Закировның “ЖЗЛ” китаплары, вакытлы матбугаттан төбәк тарихы буенча ике телдә- рус һәм татар телләрендә ай саен чыгып килүче “Туган җир” һәм Татарстан Фәннәр академиясе тарафыннан нәшир ителүче “Фәнни Татарстан” журналларының төрле саннары, шулай ук “Мәскәү Татар штабы” тарафыннан инде берничә ел дәвамында чыгып килүче календарьлар бар. Бүләк итеп бирелгән күпсанлы күләмдәге бу китап – журналларның күбесе киң катлау укучыларыбызга яхшы таныш. Шулай да әлеге китапларның икесенә киңрәк тукталып китәргә кирәктер. Шуларның берсе - барлык мөселманнар өчен дә изге булган китабыбыз Коръәннең татарчага мәгънәви тәрҗемәсе.
Коръән Кәримнең татар телендәге берничә аңлатмасы – ягъни тәфсире бар. Әлеге тәфсир исә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән. Башка тәфсирләрдән аермалы буларак, әлеге хезмәт – тел белгечләре, имамнар һәм мәдрәсә укытучыларының берләшеп башкарган җиде еллык хезмәт нәтиҗәсе. Бу хезмәт имам Әл-Мәхәлли һәм Әс-Суютыйның “Тәфсир Әл-Җәләләйн”, шәех Мәхмүд Әл-Уфиның “Коръән Мәҗид”, Ногмани, Мөхәммәт Садыйк бине Шаһ Әхмәт Иманколый Казаниның “Тәсһилул –бәйән” һәм башка күренекле хезмәтләренә таянып язылган. Тәфсир (аңлатма) киң катлау укучылар өчен файдалы, аңлаешлы булачак.
Киңрәк тукталып китәргә теләгән тагын бер басма – ул “Мәскәү Татар штабы” тарафыннан инде берничә ел дәвамында даими бастырылып килүче календарьлар. Әлеге календарь – ул чын мәгънәсендә җыентык, агымдагы елның бөтен иҗтимагый – сәяси- әдәби –милли тормышын үз эченә туплаган кечкенә энциклопедия. Агымдагы елны тәшкил итүче айлар һәм көннәрне күрсәтү белән бергә, календарьда татар тормышы өчен мөһим булган фактлар, танылган татар шәхесләре турында да аңлатма бирелә, татар халкы өчен мөһим булган темалар күтәрелә, танылган шәхесләрнең туган көннәрен искәртелә. Мәсәлән, 2020 нче ел өчен чыккан календарьда без штабның төрле юнәлештәге эшчәнлеге белән танышабыз, шуларның берсе татар-башкорт милләтенең батыр егетләрен берләштергән Офицерлар җыены турында укыйбыз, Рәсәй Герое исеменә лаек булган очучы, батыр милләттәшебез Дамир Йосыповның фотосын күрәбез. Агымдагы 2021 нче ел өчен чыккан календарьда хәтта татар алфавиты хакында тулы белешмә бирелә, андагы һәр авазга, аның әйтелешенә аңлатма бирелә. “Көн дә кирәкле сүзләр” исеме астында татар телендә аралашырга - сөйләшергә теләүчеләр өчен сүзлек, хәтта татар телендә игълан (вывеска) язарга теләүчеләр өчен үрнәкләр дә тәкъдим ителгән. 2021 нче ел – Рәсәйдә Халык санын алу елы, Татарстанда исә бу ел – Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Бу нисбәттән календарьның беренче битендә үк Рөстәм әфәнденең ике телдә “Бердәм булыйк, бергә булыйк!” дип исемләнгән баш астында милләттәшләребезгә мөрәҗәгате бирелгән. Әлеге календарь – төзелеше белән дә, эчтәлеге һәм мәгълүмати байлыгы белән дә кабатланмас бер басма. Китапханәбезнең даими укучылары аның белән, шулай ук башка китаплар белән дә Минзәлә үзәкләштерелгән китапхасендә таныша алалар .
Без бүләк ителгән әлеге китаплар белән шәһәребездә эшләп килүче төрле мәгариф һәм сәнгать оешмалары белән дә уртаклаштык: китаплар Муса Җәлил исемендәге педагогия көллиятенә, Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрына, Минзәлә шәһәре гимназиясенә һәм шәһәребезнең 1 нче, 2 нче, 3 нче санлы урта мәктәпләренә тапшырылды.
Якташыбыз Рөстәм ага Җамалиевның шундый зур һәм изге эшләр башкара торган оешманы җитәкләве – безнең өчен зур горурлык. Без үз чиратыбызда “Мәскәү Татар штабы”на, аның җитәкчесе Рөстәм Фәез улы Җамалиевка зур рәхмәтләребезне белдерәбез, иҗади уңышлар, анда эшләүче милли җанлы егет-кызларыбызга сәламәтлек, уңышлы ел телибез. Киләчәктә дә күңелле очрашулар, уртак проектлар, иҗади хезмәттәшлек көтеп калабыз.
Р.Н.Ягафарова,
Минзәлә районы авылара үзәкләштерелгән китапханәсе директоры.