"Теле барның -иле бар"
#Туган_телләр_һәм_халыклар_бердәмлеге_елы#ИскеИркәнәшАвылКитапханәсе. 2021 ел Татарстан Республикасының туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителде. Дөньяда җиде меңгә якын тел бар. Шуларның сиксән өче киң таралган. Татар теле- ЮНЕСКО тарафыннан бөтендөнья халыкара аралашу теле дип саналган ундүрт телнең берсе. Туган ил туган тел сүзләре һәрвакыт бергә аерылгысыз булып яшиләр. 15 гыйнвар көнне Иске Иркәнәш авылы китапханәчесе Кызыл-Төбәк авылы мәктәбендә "Теле барның -иле бар" дип аталган мәгълумати сәгать үткәрде. Балалар туган тел турында шигырьләр, табышмаклар, әйтемнәр тыңладылар,чарада актив катнаштылар. Максат: туган телебезгә карата ярату, ихтирам хисләре тәрбияләү.