"Могҗизалар кыры"
Яңа ел чоры могҗизаларга бай була.Кыш бабай белән Кар кызының тылсымы өлкәннәрне дә балачакларына алып кайтырга сәләтле.
13.01.2021 көнне Әтрәкле авыл китапханәсе Мәдәният йорты белән бергә "Могҗизалар кыры"уены оештырды.2021 ел Татарстанда Туган телләр,халыклар бердәмлеге елы дип аталу уңаеннан,уендагы сорауларыбыз татар халык мәкальләре,мәзәкләре,табышмакларына нигезләнде.Уенда катнашучыларыбыз бик игътибарлы,тапкыр,куп белуләрен күрсәттеләр.Җиңучебез -Гильмуллина Гөлгенә,кичәләребездә гел актив катнашучы,белеме буенча укытучы кеше.Матур итеп яңа елга теләкләрен җиткерде.Рекламная паузаларда уеннар уйнадык,биюләр оештырылды.Катнашучыларыбызга истәлекле буләкләр тапшырылды.