Күргәзмә
15 январь татар шагыйре, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби бүләк иясе Илдус Гыйләҗевка 75 яшь була. Ул Азнакай районы Урсай авылында туган,"Җир китабы","Җилкенү","Өмет ае","Хак сүз","Назга сусау" исемле шигырь китаплары авторы.
Югары Тәкермән авыл китапханәсе "Чатыртау җырчысы" исемле китап күргәзмәсе оештырды һәм укучыларга тәкъдим итте.