Центральная библиотека

"Әйдәгез,танышабыз"

#Әтрәклеавылкитапханәсе
Шаклар катып йөрим кайчагында,
Үткәннәрне искә төшергәндә.
Ничек түзә Адәм балалары,
Зур хәсрәт баштан кичергәндә?
Ничек исән кала?Яшәү көче
Килә икән кайсы тарафлардан?
Юанамы, суга агызам, дип,
Бушанамы җилгә таратканда?
Мине дә бит тормыш талкышлады,
Югалтулар белән кавыштырып.
...Яшәү кирәк килгән кайгыларны
Сөю шатлыгына алыштырып...

Шундый шигъри юллар авторы,әдәбиятта күренекле урын тотучы Илдус Гыйләҗев,әдәбият аксакалы Аяз Гыйләҗев һәм бик эчтәлекле әсәрләр авторы Фәрит Яхиннарның январь аенда юбилей даталары.Әтрәкле китапханәсендә укучылар игътибарына "Әйдәгез,танышабыз" рубрикасында китап күргәзмәсе тәкъдим ителә.