"Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр"
#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
11 январьда дөнья халкы җир йөзендә иң илтифатлы сүз- "Рәхмәт" көнен билгеләп уза.
Әлеге бөтендөнья бәйрәме интернетның рәсми бәйрәмнәре исемлегенә кертелгән.Аны ЮНЕСКО һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасы вәкилләре юкка гына башка көннәр арасында. "Иң илтифатлы көн"буларак билгеләмәгәннәр.
Чыннан да,телебездә "Рәхмәт" тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы,дәрәҗәле сүз юк.Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз.
Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр"дип аталган тапшыру әзерләнде.Авылыбызның мөгаллимәсе Нурия апа Нигьматуллина "Шөкерана-иманның яртысы" дип аталган вәгазь сөйләде .
Дөньяда бер рәхмәтнең мең бәладән коткара алырга сәләтле булуын онытырга ярамый...Әйдәгез без дә бер- беребезгә "җылы сүзләр" генә әйтик.Салкын кышкы көннәрдә бер-беребезнең җаннарыбызга җылы өләшик