"Раштуада тылсымлык"
#Кадряковскаясельскаябиблиотека
Каникуллар дәвам итә. 9 январьдә Кадрәк авыл китапханәсендә балалар белән "Раштуада тылсымлык" дип аталган уен оештырдык. Китапханәче Раштуаның килеп чыгышы турында сөйләде. Раштуа өстәленә 12 төрле ризыкны әкият геройлары тәкъдим иткән табышмактан эзләделәр. "Дөрес, дөрес түгел", "Тапкыр җавап" һәм башка конкурсларда катнаштылар. "Кышкы пейзаж" темасына апликация ясадылар.
Максаты: Халык бәйрәмнәре һәм йолаларын искә төшерү, иҗади сәләтләрен үстерү.