Яңа ел каникуллары
Яңа ел каникуллары балаларның иң көтеп алган вакытыдыр, мөгаен. Яллар кемне генә сөендермәс? Тик аларны күңелле дә, файдалы да итеп үткәрергә кирәк. Төрле формадагы өстәл уеннары сәламәтлеккә файдалы булып кына калмый, күтәренке кәеф чыганагы да. Шул уңайдан Дәвек авыл китапханәсендә балаларга өстәл уеннары уйнаттык.