"Кем тапкыр,кем җитез"
Балаларның каникуллары дәвам итә.Ялларны файдалырак һәм кызыклырак,китапларга кызыксынуны арттыру максатыннан,Әтрәкле авыл китапханәсендә 7.01.2021көнне "Кем тапкыр,кем җитез"исемле чара үткәрелде."Китаплар дөньясы"исемле кургәзмәдә кызыклы һәм 2021 нче елдагы юбиляр китаплар урын алган иде.Балалар өчен кургәзмә гә күзәтү үткәрелде."Әкиятне тап,сүзләрне таны"исемле викторина сорауларына балалар бик тиз җаваплар таптылар.Шашка уены ныгытып уйлауны,дөрес фикерләүне сорый.Берничә уенда җиңеп,Галиуллин Айзат осталыгын күрсәтте.Кызларыбызга Active Fantasy уены бик ошады.Уенда рәсем ясап,пантомимо аркылы,сузләр белән,пластилиннан ясап,карточкадагы сузне аңлатырга кирәк иде. Тәмле кучтәнәчләрен алып,балалар күңелләре булып таралыштылар.