"Гомәр Бәширов- туган якның гүзәл җырчысы"
7 январь көнне күренекле язучы Гомәр Бәшировның тууына 120 ел. Шул уңайдан Яңа Мәлкән авылы китапханәсендә "Гомәр Бәширов- туган якның гүзәл җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе ясалды. Аның китаплары укучыларга укырга тәкъдим ителде.