Центральная библиотека

Кыш бабай

Кышкы каникулларны ничек инде Кыш бабайсыз күз алдына китереп була. Бу һич мөмкин түгел. Без бүген табигать кочагында мәдәният йорты белән берлектә Кыш бабай белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнадык. Балалар Кыш бабайга үзләренең һөнәрләрен күрсәттеләр. Балалар бик теләп Кыш бабайның сорауларына җавап бирделәр. Кыш бабай балаларга алып килгән күчтәнәчләрен өләште. Бәйрәмебез бик күңелле булды, балаларга бик охшады.