Центральная библиотека

"Туган якның гүзәл җырчысы"

#Усаевскаясельскаябиблиотека
2021 нчы елның 7 гыйнварында күренекле татар язучысы, фольклорчы, Татарстан Республикасының Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе Гомәр Бәшировның (1901-1999) тууына 120 ел тулды. Шул уңайдан Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан китап укучыларны Гомәр Бәшировның тормыш юлы белән таныштырды һәм "Туган якның гүзәл җырчысы" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырды.