"Зур талант иясе"
Г. Бәширов - күренекле татар язучысы, фольклорчы, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Ул әдәбиятка 1930 еллар башында килә. Язучының иҗатына багышлап Тауасты Байлар авыл китапханәсендэ "Зур талант иясе" дигән китап күргәзмәсе төзелде. Китап укучылар яратып укыган "Туган ягым-яшел бишек" әсәре белән якыннанрак таныштык. Язучы үзенең бу әсәрендә туган авылы, шул авылда яшәүче кешеләр тормышын тасвирлый. Гомумән ул язган әсәрләр сүрәт нәфислеге, яктылыгы белән истә кала. Китап укучылар язучы иҗаты белән кызыксынып, үзләрен кызыксындырган бик күп сорауларга җавап таптылар.