Беренче китап укучылары
#Аюавылкитапханәсе #Зимниеканикулы 4 январь көнне Аю авыл китапханәсе үзенең беренче китап укучыларын кабул итте. Балалар арасында беренче укучы Галиева Алина, ә зурлар арасында Султанова Г. булдылар. Балалар шигырьләр сөйләделәр, зурлар яратып укыган әсәрләре турында әйтеп үттеләр. Китапханәче Ахметзянова В.В. китапның кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләде. Китап кеше тормышында бишектән алып өлкән яшькә кадәр юлдашы булып бара - бала тирә юньне китаптагы рәсемнәр аша танып белергә өйрәнә башлый, китап белән укырга-язарга өйрәнә, белем ала, рухи яктан баей һәм дини тәрбия ала. Китапханәче 2021 елның Россиядә "Фән һәм технологияләр елы", ә Татарстанда "Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы" булуын билгеләп үтте. Шулай ук күргәзмәгә күзәтү ясаганда М.В. Ломоносовның фәнгә керткән хезмәте; татар теле үсешенә зур өлеш керткән галимнәр Н.Исәнбәт, М.Госманов һ.б. ларның хезмәтләре аталды. Максат: матур әдәбиятны пропагандалау,патриотик тәрбия бирү. Бурыч: китапханәгә китап укучыларны тарту.