"Һади Такташ-шигърият чишмәсе"
#Күңеллеканикуллар
4.01.2021 көнне Әтрәкле авыл китапханәсе узенең беренче укучыларын кабул итте.Балалар- китапханәнең иң көтеп алынган кунаклары.Каникул көннәрендә файдалы һәм кызык уеннар уйнап,күңел ачып,укырга матур китаплар алдылар. Чаналарда узышып,ярышып кар ташып урамда уйнагач,китапханәдә "Һади Такташ-шигърият чишмәсе" исемле китап кургәзмәсе белән танышу уткәрдек.Кечкенәләр өчен "Тәүфикълы песи",ә өлкәнрәкләргә "Алсу" шигыре ошады.Чыршы әйләнәсендә кызыклы уеннар дәвам иттерелде. Кыш бабай безнең балаларга байтак күчтәнәчләр калдырып киткән икән.Җырлы- биюле уеннар белән вакытның уткәнен сизмәдек тә.