Центральная библиотека

"Елның беренче китап укучысы"

#Бикбуловскаясельскаябиблиотека
4 нче январь көнне Бикбау авылы китапханәсе Яңа елның беренче көннәрендә "Елның беренче китап укучысы"дип исемләнгән акция уздырылды.Яңа елда китапханә ишекләрен иң беренчеләрдән булып кече яшьтәге китап укучылар ачты.Китапханәче аларның игьтибарын кызыклы уеннар,мавыктыргыч әдәби биремнәр,балалар язучыларының кыш турында язылган шигырьләрен,әкиятләр укып,төрле сорауларга җаваплар алды,ел символы-үгез рәсемен ясадылар.Беренче китап укучылар кечкенәләр:Рахманова Мәрьям һәм Хаертдинов Самат; зурлар:Садертдинова Альфира һәм Рахманова Чулпаннар булды.Аларның һәрберсенә Яңа ел бүләге бирелде.
Китапханә киштә-киштә китаплары белән генә түгел,ә үзенең укучылары белән яши. Алар берсен-берсе тулыландырып,үткәнне онытмаска,бүгенгенең кадерен белергә,киләчәкне күзалларгада өйрәтә.