Центральная библиотека

Яңа ел

#Усаевсакаясельскаябиблиотека
Яңа ел- якты, серле, кабатланмас, гаҗәеп бәйрәм. Әкияти могҗизалар һәм тылсымлылык бәйрәме, бүләкләр, сюрпризлар һәм теләкләр белән көтеп алынган бәйрәм.
Кичә Усай авылы китапханәчесе Гәрәева Чулпан авыл халкы өчен могҗизалы, кешеләрнең көтеп алынган Яңа ел бәйрәме уздырды. Төрле уеннар, җыр- бию белән бәйрәм бик күңелле узды.
Бәйрәмне уздыруда спонсорлык ярдәме күрсәткән өчен Хуҗәмәт җирлеге башлыгы Вильданова Гөлназ Габделәхәт кызына, Усай авылының магазин хуҗасы Ахметшин Равил Рифкәт улына, һәм Шияпов Ильшат Нәсим улына зур рәхмәтебезне белдерәбез.