"Кыш бабайны көткәндә"
Менә күптән көткән Яңа ел бәйрәме дә килеп җитте.Ерак араларны якынайтып, Кыш бабай белән Кар кызы безнең якларга да килделәр. 29.12.2020 көнне алар Әтрәкле авылында кунакта булдылар. Китапханә каршында оештырылган "Балкыш" һәм "Сердәш" клуб берләшмәләре, Мәдәният хезмәткәрләре бергәләп "Кыш бабайны көткәндә" исемле бәйрәм тамашасына җыелдылар. Чыршы янында әйлән-бәйлән уйнап, җыр-биюләр, шигырьләр белән бәйрәмебез бик ямьле булды. Дию, Кәрлә, Убырлы, Үгез, Хуҗабикә персонажлары бик кызыклы чыгыш ясадылар. Соңыннан, спонсор ярдәме белән лотерея уены оештырылды. Узып баручы 2020 елга йомгак ясап,китапханәнең якын дусларын хөрмәтләү оештырылды. Бәйрәм кунаклары, күңелләре күтәрелеп, рәхмәт әйтеп таралыштылар.