"Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!"
#Демография
20 декабрь көнне Бикбау авылы китапханәсендә юл йөрү кагыйдәләре буенча дәрес, балалар һәм әниләр катнашында уздырылды. "Юлда йөрсәң бул өлгер,юл кагыйдәләрен бел!" дип аталган күргәзмәдәге сүзләрне исегездән чыгармагыз,юлларыгызда хәвеф-хәтәр күрмәссез!"- дип кисәтелде.Төрле сорауларга,табышмакларга җаваплар таптылар. Юл билгеләренә карата шигырьләр укылды.Бергәләп тормышыбыз өчен бик кирәкле мәсьәләләрне чиштек.Шуларны тормышта кулланып,юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәсәк иде.Һәркемгә хәерле юллар теләдек.
максат:Балаларның юл йөрү кагыйдәләре турындагы белемнәрен ныгыту.Юл билгеләрен танырга һәм аера белергә өйрәтү.Светафор төсләрен аера белүләрен,аның буенча ничек хәрәкәт итүләрен тикшерү.Урамда йөргәндә игьтибарлылык тәрбияләү,юл кагыйдәләренә буйсынырга өйрәтү.