#ТАССРтөзелүгә100ел #Тат.Мөшеге авыл китапханәсе
18 нче декабрьдә Тат. Мөшеге авыл китапханәсендә "Мирас" клуб берләшмәсенә йөрүчеләр , мәдәният йорты белән берлектә "Тарихи әсәрләр укыйбыз" исемле әңгәмә үтте. Әсәрләрдән күргәзмә куелды.Тарихи романнарга нигез салучыларның берсе-Мәхмүт Галәү. Ул кешеләрнең аңында һәм психологиясендә барган төрле катлау кешеләре арасында үтә катлаулы, каршылыклы процессларны чагылдыра. "Болганчык еллар" әсәре иске татар авылының көнкүреше, гореф-гадәтләре, ачлык ел вакыйгалары, ә "Мөһәҗирләр" әсәрендә 1897 нче елдагы чуалышлар, бөлгенлеккә төшкән халыкның бәхет эзләп Төркиягә күчеп китүләре һәм андагы язмышлары сүрәтләнә. Чараның максаты -үз ватанының халкының тарихын тирәнтен белү, аның белән горурлану һәм киләчәк буынны шул юнәлештә тәрбияләү.
- Сайт: https://vk.com/public142138625
- Телефон: 8(85555) 3-12-05
- E-mail: mcbib@mail.ru
- Адрес: 423700 Республика Татарстан, г. Мензелинск, ул. Коммунистическая, дом 13