"Конституция көне-һәрберебез өчен мөһим көн"
12 декабрь-Россия Федерациясе Конституциясе көне. Бу бәйрәм илебездә бик мөһим дәүләт бәйрәме буларак билгеләп үтелә.Законнарны белү һәм аларны куллану җәмгыятътә норма булып санала,тормыш дәрәҗәсен күтәрү өчен куәтле этәргеч тә булып тора.
Яңа Мәлкән авыл китапханәсендә бәйрәмгә багышлап "Конституция көне-һәрберебез өчен мөһим көн" дигән китап күргәзмәсе ясалды.
Максат: законнарны белү,аларны тормышта куллану. Конституция структурасы белән таныштыру.