"Нәрсә ул коррупция"
9 декабрь-коррупциягә каршы көрәш көне. Шул уңайдан Тауасты Байлар авыл китапханәсендэ коррупциягә каршы көрәшү максатыннан "Нәрсә ул коррупция" дигән китап күргәзмәсе төзелде. Балаларга коррупциянең нәрсә аңлатуын, аның килеп чыгуын, ни сәбәпле аның халык арасында киң таралуы турында сөйләнде.Кешелек дөньясында коррупция булуның бик начар гамәл икәнлегенә басым ясалды,ул җәмәгатьчелекнең авыруы дип аңлатылды. Аның белән авырмас өчен бары тик намус белән яшәргә , законнарны бозмаска кирәклеге аңлатылды. Yткәрелгән чараның максаты: яшьләрдә, балаларда намуслылык, ихтирамлылык, хөрмәтләү хисләре тәрбияләү.