"Ватан геройлары көне-истәлекле көн"
#Бөек Җиңүгә75ел
#ТАССРтөзелүгә100ел
2007 елның 26 январендә Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы "Геройлар көне" исемле истәлекле дата кертергә тәкьдим итклгән,әлеге закон проектына РФ презеденты В.В.Путин 28 февральдә кул куйган.Шул көннән башлап безнең илдә әлеге истәлекле дата билгеләп үтелә.Бу көн юкка гына сайлап алынмаган.1917 елга кадәрле 9 декабрьдә Георгий ордены кавалерларын хөрмәтләп искә алганнар.
Екатерина ll идарә иткәндә 1769 елда кертелгән Изге Георгий ордены белән сугышта батырлык,намуслылык,кыюлык күрсәткән хәрбиләр бүләкләнгән.Россиядә бу көнне чын батырларны искә алып,алар турында хәтер яңарталар.Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсе каршындагы Әфган сугышы батырлары музеенда "Ватан геройлары көне-истәлекле көн" исемле күргәзмә куелды,китап укучылар белән әңгәмә үтте,музей буенча сәяхәт ясалды.
Ватан Геройлары көне яшьләребезне патриотик рухта тәрбияләүгә дә зур өлеш кертер дигән теләктә калабыз.