Центральная библиотека

"Без коррупциягә каршы"

#Демография
#Деуковскаясельскаябиблиотека
#Безкоррупциягәкаршы
9 декабрь коррупциягә каршы көрәш көне дип игълан ителгән. Шул уңайдан Дәвек авылы китапханәчесе Сахабутдинова Гүзәлия "Без коррупциягә каршы" дигән стенд әзерләде, аңлату эшләре алып барды, буклетлар таратылды. Балалар үзләренең фикерләрен җиткерделәр. Ришвәтне алучылар гына түгел, бирүчеләр белән дә көрәшергә кирәк. Балаларны адашмыйча, урлашмыйча, намус белән яшәргә өйрәтү һәр ата - ананың бурычы булырга тиеш. Коррупциягә каршы көрәшне һәркем үзеннән башласа гына уңышка ирешү мөмкин булачак.