"Батырлар- безнең якташларыбыз"
#БөекҖиңүгә75ел
#ТАССРтөзелүгә100ел #ТатМөшегеавылкитапханәсе
9 нчы декабрь-Ватан геройларын искә алу көне. Бу тантаналы көндә без РФ Дәүләт Думасы кабул иткән карар нигезендә , РФ геройларын гына түгел, шулай ук Советлар Союзы, Социалистик Хезмәт Геройларын, Изге Георгий һәм Дан орденнары кавалерларын, батырлыкларын хөрмәт белән искә алабыз.Шушы бәйрәм уңаеннан Тат. Мөшеге авыл китапханәчесе К. А. Смирнова исемендәге урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән "Батырлар- безнең якташларыбыз" исемле әңгәмә үткәрде. Укучыларга бәйрәмнең килеп чыгышы турында аңлатылды, китаплар белән таныштылар.Чара укучыларның Ватаныбыз геройларының батырлыкларын онытмау, аларны истә тоту һәм искә алу, алар белән горурлану максатыннан чыгып уздырылды.