Центральная библиотека

"Гаделлек сагында"

#ТАССР100ел
Язучы һәм җәмәгать эшлеклесе Фәүзия Әүхәди кызы Бәйрамовага
5 декабрь көнне 70 яшь тула.Шул уңайдан Бикбау авылы китапханәсендә "Гаделлек сагында" исемле китаплар күргәзмәсе куелды. Китап укучылар белән аның тормышы һәм иҗаты турында сөйләштек.
90 елларда танылып килгән язучы,күренекле публицист Ф.Бәйрамова илдә барган үзгәрешләр чорының уртасында кайный,татар халкының милли азатлыгы,ирек,гаделлек һәм демократия өчен көрәшнең иң алгы сафларына баса,бу көрәшнең төп әйдәүчеләре,җитәкчеләренең берсенә әйләнә.Һәм, әлбәттә,,бу документаль тарихилык аның әсәрләрендә чагылыш таба.Аның милләт,дәүләт бәйсезлеге,кеше хокуклары,телебез һәм динебезгә багышланган язмалары мәтбугат битләрендә дөнья күрә,аерым китаплар булып басылып чыга."Мәйдан татарларны көтә" һәм "Дәверләр күчешендә" китапларына әнә шундый публицистик язмалар тупланган.
Аның иҗатында,кырыс чынбарлык,дөньяга фәлсәфи-фикри карау,дини нәсыйхәт,
ислам нигезендә яшәргә өндәү кебек дини фәлсәфә дә урын алган. Китап укучылар белән "Күл балыгы" повестеннән өзекләр ккыдык.Бу повесть кешеләрне тормыш-яшәешне аңларга,аның матурлыгын тоя,күрә белергә өйрәтә.