"Кеше китә-җыры кала"
#Демография
#100летТАССР #ГулюковскаяСельскаяБиблиотека
1 нче декабрь - язучы һәм тәнкыйтьче, әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевның тууына 90 ел. Бу уңайдан Гөлек авыл китапханәсендә "Кеше китә-җыры кала" исемле китап күргәзмәсе куелды һәм китап сөючеләр белән әңгәмә уздырылды. Күргәзмә аша алар әдипнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныша алдылар.
Шулай ук Гөлек авылы китапханәчесе Закирова Гөлнара видео язма аша кыскача М.Мәһдиевнең тормыш юлы һәм ижаты белән таныштырып узды. Язучының китаплары укучыларга тәкъдим ителде.