"Исемең- билгесез, батырлыгың үлемсез"
#75летПобеды
#ГодПамятииСлавы
#Деньнеизвестногосолдата
#Деуковскаясельскаябиблиотека
3 декабрь-"Билгесез солдат көне".
Илебез тарихында иң дәхшәтле саналган Бөек Ватан сугышында миллионлаган кешенең гомере өзелде. Сугыш кырларында билгесез югалганнар саны да меңәрләгән, ә Дәвек авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән ир-егетләр 320 кеше. Рәхимсез сугышта хәбәрсез югалган батыр ир-егетләр - 50 кеше. Шулар арасында Насмиева Зөһрә апаның әтисе Латыйпов Караметдин да бар. Үзе ак әби булса да, бүген дә әтисен сагынып кайтып керер төсле дип көтә. Авылдашлар белән һәйкәл янында митинг үткәрдек. Шаһит киткәннәр рухына дога кылдык, чәчәкләр салдык, шигырьләр сөйләдек. Китапханәдә "Исемең- билгесез, батырлыгың үлемсез" дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.