"Кояшлы иҗат"
#ТАССРның 100еллыгы.
Татарстан республикасының халык язучысы,әдәби тәнкыйтьче,әдәбият галиме,укытучы Мөхәммәт Сөнгать улы Мәһдиевның тууына 90ел тулу уңаеннан,Әтрәкле авыл китапханәсендә "Кояшлы иҗат" исемле китап кургәзмәсе ясалды,һәм кузәтү уткәрелде.
Язучы-прозаик буларак,М.Мәһдиев исеме 1960 елларда куренә башлый."Казан утлары" журналында беренче кыска хикәясе басылып чыга.Ә тагын бер елдан соң, шул журналда "Без -кырык беренче ел балалары"исемле беренче повесте дөнья күрә.Әлеге повестьне укучылар һәм әдәби тәнкыйть тә зур бер яңалык итеп кабул итә.Шуннан соң иҗат ителгән куләмле әсәрләре авыл тормышын,сугыш чорын,кешеләр язмышын үзәккә алып язылган. Бик халыкчан рухлы "Фронтовиклар","Каз канатлары","Кеше китә-җыры кала","Торналар төшкән җирдә","Ут чәчәге","Исәнме,Кәшфи абый!" кебек әсәрләре белән ,автор Мәһдиев татар әдәбиятының алгы сафына баса.Беркемне дә кабатламый торган үз стиле,үз язу манерасы булган язучыбызның әсәрләрен китап укучыларыбыз һәрвакыт яратып,сорап алып укыйлар.