"Әкиятләр илендә"
Яңа Мәлкән авыл китапханәсе "Ләйсән" балалар бакчасы балалары янында булды. "Әкиятләр илендә","Балалар китабы-сихри бер дөнья" китап күргәзмәләре ясалды.Балалар китапларны бик яратып карадылар кызыксындылар. Балаларга табышмаклар әйтелде, әкиятләр укылды. Соңыннан балалар белән төрле уеннар уйналды. Максат:китапка кызыксыну уяту, балаларның интеллектуаль активлыгын үстерү.