"Табигать белән серләшү"
#Демография
Иске Иркәнәш авыл китапханәчесе Кызыл-Төбәк башлангыч мәктәбендә һәм балалар бакчасында Гариф Галиевның "Аюлар агачлар белән сөйләшә" диеп аталган китабы буенча "Табигать белән серләшү" дигән темага информация сәгате үткәрде. Балалар урамда үскән агачлар турында бик күп файдалы мәгълүмат тыңладылар, соңыннан балалар укырга китаплар алдылар.