"Китап битлəрендə яз"
#ТАССРның100еллыгы
4 мартта Югары Юшады авыл китапханəсендə "Əкият сөючелəр" клубының "Китап битлəрендə яз" дип аталган чираттагы утырышы узды. Шул исемдə китап күргəзмəсе оештырылды. Китапханəче язның билгелəрен искə төшерде, сынамышлар белəн таныштырды, үз ягыңны яратырга, табигатен сакларга кирəк икəнлеген аңлатты. Укучылар яз турында шигырьлəр укыдылар, табышмакларга жаваплар бирделəр һəм рəсем ясадылар.