Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сәламәт булыйм дисәң

"Сәламәт тәндә- сәламәт акыл",- диләр. Шул максаттан чыгып сәламәтлек көне уңаеннан китапханәдә балалар өчен кызыклы уеннар, әңгәмә оештырылды. Кичәдә авылыбызның шәфкатъ туташлары да катнашты.Алар балаларга көндәлек режим, җиләк- җимешләрнең файдасы турында аңлаттылар, спорт белән шөгыльләнүнең кеше тормышындагы әһәмияте турында сөйләделәр. Китапханәче сәламәтлек һәм спорт турында булган китаплар белән таныштырды, кызыклы хикәяләр укыды. Балалар кызыклы спорт  уеннарында , ярышларда теләп катнаштылар.