Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Галимҗан Ибраһимов мирасы

Яңа Бүләк авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган китаплар күргәзмәсе оештырылды һәм күзәтү ясалды. Чарада катнашучылар язучының иҗатын, тормыш юлын чагылдырган китаплар, газета һәм  журналлардан мәкаләләр, аның төрле елларда иҗат ителгән повесть һәм хикәяләре тупланган китаплары белән таныштылар, әсәрләреннән өзекләр укылдылар.