Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Афиша

Язылу

Китаплар иленә сәяхәт

Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында, китапханәсендә “Китаплар иленә сәяхәт” дип исемләнгән квест - уен узачак. Уен барышында балалар белән бу бәйрәмнең тарихы нәрсәдән башланганын, нинди язучылар тарафыннан оештырылганы турында сөйләшербез

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кәҗә, Сарык һәм башкалар

Г.Тукайның туган көне уңаеннан укучылар белән бөек язучыбызның әкиятләренә нигезләнеп язылган “Кәҗә белән Сарык һәм башкалар” пьесасы сәхнәләштереләчәк. Әсәр китап укучыларын дуслыкның кадерен белергә өйрәтә, кешедәге үз-үзеңне генә ярату, артык горур булу кебек тискәре сыйфатларның аянычлы нәтиҗәләргә китергәнен аңлата, балаларны ярдәмчел һәм батыр булырга өнди.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сезнең язмыш үзе батырлык

Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан китапханәдә тыл хезмәтчәннәре һәм сугыш чоры балалары белән очрашу узачак. Чара барышында китапханәче якташларыбызның батырлыклары, хатын-кызларның һәм балаларның тылдагы хезмәтләре турында сөйләячәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27