Гаиләм – гомер бишегем
Яңа Бүләк авыл китапханәсендә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышлап, озак еллар бергә яшәгән гаиләләр белән очрашу кичәсе узачак. Чарага гомер буе бер-берсенә мәхәббәт һәм тугрылык саклаган, балалар тәрбияләп, аларны киләчәк юлга озаткан гаиләләр чакырыла. Китапханәче бәйрәм тарихы турында сөйләр. Ә бәйрәм кунаклары үзләренең гаилә тормышы серләре белән таныштырырлар, төрле конкурсларда катнашырлар.
Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27