Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Афиша

Язылу

Батырларны үлем алмый

14 февраль, герой шагыйрь Мусы Җәлилнең туган көне уңаеннан китапханәдә батырлык сәгате узачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган якның моңлы сандугачы

15 февральдә легендар татар җырчысы, Россиянең һәм Татарстанның халык артисты авылдашыбыз Илһам ага Шакировның тууына 87 ел тула. Аның тормыш юлын һәм иҗатын тирәнтен өйрәнү максатыннан китапханәдә мәдәни чара узачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

И, минем туган телем

20 февраль көнне китапханәдә Халыкара туган телләр көненә багышланган тематик сәгать узачак. Китапханәче чарада катнашучыларны бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштырачак, туган телебезнең матурлыгы һәм байлыгы турында шигырьләр уку оештырылачак,

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Галимҗан Ибраһимов мирасы

7 март көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсендә татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовның тууына 135 ел тулу уңаеннан “Галимҗан Ибраһимов мирасы” дип аталган китаплар күргәзмәсе ачыла

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Хуш киләсең, Нәүрүз!

20 март көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсендә "Котлы булсын, Нәүрүз!» дип аталган бәйрәм чарасы оештырыла. Бәйрәм вакытында халык уеннары, күңелле конкурслар, командалар арасында ярышлар, җырлар һәм биюләр булачак. Соңыннан коймак белән чәй эчү оештырыла.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кошлар - безнең дусларыбыз

1 апрель көнне китапханәдә Халыкара кошлар көненә багышланган экологик дәрес узачак. Чарада катнашучылар кошлар тормышыннан кайбер кызыклы фактлар белән танышы алачаклар, әдәби викторинада, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай безнең күңелләрдә

26 апрельдә татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне билгеләп үтелә. Китапханәдә әлеге датага багышланган тематик сәгать узачак. Әлеге чарада «Тукай иҗатына сәяхәт» дип аталган китаплар күргәзмәсенә күзәтү үткәрелә, шагыйрьнең балачагы, аның тормышы һәм иҗаты турында әңгәмә уздырыла

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Утлы еллар авазы

Бөек Җиңү көнен бәйрәм итү алдыннан китапханәдә китаплар күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын сүрәтләгән әдәби һәм документаль әсәрләр, фотоматериаллар тәкъдим ителәчәк. Күргәзмә янында даими рәвештә укучылар өчен күзәтүләр үткәреләчәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Россия - уртак йортыбыз

12 июнь көнне тантаналы милли бәйрәмнәрнең берсе – Россия көнен билгеләп үтәбез. Шул уңайдан китапханәдә бәйрәм чарасы уздырыла. Чара барышында Россия- ул үз территориясе, үз дәүләт теле булган бәйсез дәүләт булуы турында әңгәмә уздырылачак, туган ил турында матур шигырьләр уку мөмкин булачак, викторина сорауларына җаваплар табарбыз, Россиянең матур табигате, шәһәрләре турында презентция күрсәтеләчәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тормышыбызда цифрлы технологияләр

Китапханәдә цифрлаштыру елына багышлап, тематик сәгать узачак. Чара барышында нәрсә ул Интернет, ул нинди мөмкинлекләргә ия, интернетның файдалы яклары һәм нинди куркынычлар янавы турында әнгәмә оештырылачак, «Син интернетка бәйлеме?» дигән тест уздырыла. Чара ахырында балалар презентацияләр төзергә өйрәнәчәкләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Картлыкларын әверелдерик шатлыкка

Халыкара өлкәннәр көне кысаларында китапханәдә “Картлыкларын әверелдерик шатлыкка» дип исемләнгән бәйрәм чарасы узачак. Котлау сүзләре белән авыл җирлеге башлыгы чыгыш ясаячак. Мәктәп укучылары, «Мизгел» иҗат коллективы өлкәннәрне котлап матур шигырьләре, дәртле җырлары белән чыгыш ясаячаклар. Өлкәннәр өчен күңелле бәйгеләр оештырыла. Чара бәйрәм табыны артында узачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Икмәк-булса табында

16 октябрь Бөтендөнья икмәк көне. Шул уңайдан китапханәдә тематик сәгать уздырыла. Икмәкнең берничә мең еллык тарихы бар: фәнни тикшеренүләргә караганда, беренче икмәк ризыклары сигез мең ел элек барлыкка килгәннәр, ярма белән судан әзерләнгән көлчәләрне кыздырылган ташларда пешергәннәр, беренче тапкыр чүпрәле икмәкне Мисырда ясарга өйрәнгәннәр, шул вакытта ук аны туендыручы итеп, кояшка тиңләгәннәр - чара барышында барысы турында да белергә мөмкин булачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Туган ягым - Яңа Бүләк

Безнең Яңа Бүләк авылының да үз тарихы, горурланырлык кешеләре бар. Китапханәдә узачак чара барышында катнашучылар Яңа Бүләк авылының истәлекле урыннары, район һәм республика горурлыгына әверелгән данлы кешеләре белән танышачаклар, аның төрле елларда нинди булганын беләчәкләр. Чарага " Тарих битләрендә безнең авыл» дигән китаплар күргәзмәсе әзерләнәчәк Чара ахырында "Минем туган ягым» дип аталган викторина уздырылачак

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Без төрле, ләкин без бердәм

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан китапханә мәйданчыгында квест-уен узачак. Квест-уен берничә тукталыштан торачак. Һәр тукталышта катнашучыларга үзләренең җитезлекләрен, тапкырлыкларын, белемен күрсәтү мөмкинлеге булачак. Ахырда барлык катнашучылар да призлар алачак. Барлык теләүчеләрне дә безнең квест-уенга чакырабыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Зарарлы гадәтләрдән сакланыйк

Халыкара тәмәкедән тартудан баш тарту көне кысаларында китапханәдә әңгәмә узачак. Китапханәче тәмәкенең килеп чыгышы, аның илебездә барлыкка килүе турында сөйләячәк. "Тәмәке тарту – ул сәламәтлеккә зыян китерү" темасына әңгәмә уздырылачак. Әңгәмә барышында начар һәм яхшы гадәтләр турында сөйләшү оештырыла, никотинга бәйле булуның төп сәбәпләрен ачыклаячакбыз. Соңыннан һәр катнашучыга “Начар гадәтләрдән сакланыйк!” дигән брошюралар биреләчәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Йөрәк җылым сиңа, әнием!

Әниләр көне иң якты һәм игелекле бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне һәр бала үзенең яраткан әнисен сөендерергә, аның өчен бүләкләр әзерләргә тели. Бу төрле сувенирлар да, үз куллары белән ясалган чәчәкләр дә булырга мөмкин. Китапханә әниләргә бүләк итү өчен фоамираннан чәчәк ясау буенча мастер-класска чакыра. Мастер-класска килүчеләр фоамиран белән эшләргә өйрәнәчәкләр һәм һәркем әниләре өчен чәчәкләр ясый алачак. Ә китапханәче балаларга мөстәкыйль рәвештә матур һәм кабатланмас чәчәкләр ясарга булышачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларның даны мәңгелек

Яңа Бүләк авыл китапханәсендә Ватан Геройлары көне уңаеннан батырлык дәресе узачак. Китапханәче әлеге бәйрәмнең барлыкка килү тарихы, Советлар Союзы һәм Россия геройлары турында сөйләячәк. Шулай ук якташларыбыз Нурми Шәрипов һәм Кәлимулла Якуповларның тиңдәшсез батырлыклары турында да әңгәмә корырбыз. Презентациядән батырлар турында тулырак мәгълүмәт алу мөмкинлеге булачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Ришвәтчелеккә каршы -бергәләп!

Ришвәтчелек-кешенең акылын, намусын юкка чыгаручы, җәмгыятьнең барлык өлкәләрен дә биләп алган гомуми бәла, кеше хокукларын һәм ирекләрен бозу формаларының берсе. 9 декабрь– Ришвәтчелеккә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәдә «Ришвәтчелеккә каршы бергәләп!” дип аталган чара уздырыла. Китапханәче әлеге көннең килеп чыгу тарихы белән таныштырыр. Бергәләп ришвәтчелеккә каршы көрәш чаралары, аның кеше тормышына нинди зарар китерүе турында сөйләшербез. Чарага темага туры китереп китапләр күргәзмәсе оештырыла.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Яна елга китап белән

Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан китапханәдә укучыларыбыз өчен кышкы бәйрәм тематикасына китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китап һәм журналлардан елның иң матур вакытларыннан берсе – кыш, Яңа ел бәйрәмнәре турында күп кенә мәгълүмат табарга мөмкин. Күргәзмәдән балалар Кыш бабай турында кызыклы шигырьләр, маҗаралы хикәяләр, әкият һәм табышмаклар, ә өлкәннәр, Яңа ел табынына әзерләү өчен рецептлар, бәйрәмне каршылау турында кызыклы киңәшләр, бай эчтәлекле сәнгать әсәрләре таба алачаклар.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Чыршы уенчыклары

Китапханәдә Яңа ел бәйрәмнәренә багышланган мастер-класс оештырыла. Кәгазьне башка материаллар белән берләштереп ясаган матур бизәкләр безнең өебезне бизәрләр һәм бәйрәм атмосферасын бирерләр. Китапханәче белән бергә матур шарлар, кар бөртекләре, яңа ел открыткалары ясарбыз. Теләге булган һәркемне безнең мастер-класска көтеп калабыз. Моның өчен клей, кайчы, кәгазь һәм бераз гына фантазия кирәк булачак

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27