Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Афиша

Язылу

Кышкы әкиятләр иленә сәяхәт.

Яңа Бүләк авыл китапханәсе балаларның кышкы каникулларын кызыклы һәм файдалы итүне дәвам итә. Китапханә балаларны һәм яшүсмерләрне әдәби викторинада катнашырга чакыра Чара барышында кыш, Яңа ел, кышкы табигать күренешләре турында табышмакларның җавапларын табачаклар, кышкы әкиятләр буенча төзелгән викторина сорауларына җавап бирә алачаклар, әкият геройларын танып белерләр, кыш турында күңелле шигырьләрне, җырларны искә төшерәчәкләр

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Халык язучысы – Аяз Гыйләҗев

Аяз Гыйләҗев иҗаты – татар әдәбиятының олы юлыннан барган, иҗтимагый яңгырашлы иҗат. А.Гыйләҗев әсәрләренең тәрбияви кыйммәте әйтеп бетергесез зур. Татар язучысы А.Гыйләҗевның тууна 95 ел тулу уңаеннан китапханәдә китаплар күргзәмәсе оештырыла. Күргәзмә материаллары Аяз Гыйләҗевның гаҗәеп язмышы, аның кызыклы шәҗәрәсе, дөньякүләм масштабтагы әсәрләр иҗат итү тарихы турында сөйләячәк

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Шарль Перро әкиятләре буйлап

Танылган Француз язучысы Шарль Перро 1628 елның 12 гыйнварында Парижда туган. Аның әкиятләрен балалар да,өлкәннәр дә яратып укыйлар. Шарль Перро әсәрләре буенча кинофильмнар һәм мультфильмнар төшерелде. Танылган әкиятченең тууына 395 ел тулу уңаеннан китапханәдә мәдәни чара оештырыла. Чара барышында аның әкиятләрен кычкырып укырбыз, әкиятләре буенча төзелгән викторина сорауларына җаваплар эзләрбез, шулай ук «Ш.Перро әкиятләренең тылсымлы дөньясы» дигән китап күргәзмәсе белән танышырбыз

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Җырга багышланган гомер

Яңа Бүләк авыл китапханәсе татар шагыйре һәм драматург Гөлшат Зәйнашеваның тууына 95 ел тулуга багышланган музыкаль – әдәби кичәгә чакыра. Чара барышында китапханәче шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырачак, аның шигырьләре, Г.Зәйнашева сүзләренә язылган җырлар яңгыраячак пьесалардан өзекләр күрсәтеләчәк. Яучының иҗатын чагылдырган презентация күрсәтеләчәк.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларны үлем алмый

Татар халкының бөек улы, герой шагыйрь Муса Җәлил 1906 елның 15 февралендә элекке Оренбург губернасы (хәзерге Оренбург өлкәсе Шарлык районы) Мостафа авылында крестьян гаиләсендә алтынчы бала булып дөньяга килә. Китапханәдә Муса Җәлилнең иҗатына багышлап батырлык сәгате уздырыла. Китапханәче аның үлемсез әсәрләре, сугыш елларында, тоткында күрсәткән батырлыклары белән таныштырыр. Чара барышында шигырьләрен укырбыз, презентация карарбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Авылымның асыл егете

Илһам Шакиров – бөтен татар дөньясының горурлыгына әверелгән легендар шәхес. Ул 1935нче елның 15 февралендә элекеге Сарман районы (хәзерге Тукай районы) Яңа Бүләк авылында дөньяга аваз сала. Авылдашыбыз, легендар җырчы Илһам ага Шакировның иҗатына багышлап, китапханәдә искә алу кичәсе уздырыла. Программада аның тормыш һәм иҗат юлы белән танышу, җырларын тыңлау, видео һәм презентация карау, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар башкару.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Ягез әле, егетләр!

Ватанны саклау - ир-егетләребезнең буыннан-буынга күчкән изге бурычы. Хәрби хезмәттәге кешеләр олы ихтирамга лаек. Алар илебезнең чикләрен, безнең тыныч тормышыбызны уяу саклыйлар. Ватанны саклаучылар көне уңаеннан китапханәдә квест-уен оештырыла. Уенда катнашучылар төрле станцияләрдә тукталып җитезлеккә, иҗади фикер йөртүгә кызыклы һәм мавыктыргыч биремнәр үтәячәкләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Китап - якын дустың ул!

Бөтендөнья кычкырып уку көне ел саен мартның беренче чәршәмбесендә билгеләп үтелә һәм китап укырга яратучыларны берләштерүче көн булып исәпләнә. 4 март көнне Яңа Бүләк авылы китапханәсе барлык әдәбият сөючеләрне китап укырга мәдәни чарага чакыра. Бу көнне кычкырып укуның әһәмияте турында сөйләшербез, әдәби әсәрләр укырбыз һәм викторина сорауларына җаваплар табарбыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Әниемә чәчәкләр

8 Март – Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан Яңа Бүләк авыл китапханәсендә «Әниемә чәчәкләр» исемле мастер-класс узачак. Чарада катнашучылар матур чәчәк бәйләме төшереп бәйрәм открыткалары ясарлар. Ә китапханәче эш тәртибе белән таныштырып матур һәм уникаль чәчәкләр ясарга ярдәм итәр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Нәүрүз мөбәрәк булсын!

Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул. Аны 21нче мартта - көн белән төннең тигезләшкән вакытында билгеләп үтәләр. Бу көнне Яңа Бүләк авыл китапханәсе барлык теләүчеләрне «Нәүрүз мөбәрәк булсын!» дип аталган бәйрәм чарасына чакыра.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Китаплар иленә сәяхәт

Балалар китабы атналыгы - ул яраткан китапларны уку һәм кызыклы шәхесләр-язучылар белән очрашулар бәйрәме. Балалар һәм яшүсмерләр китабы атналыгы кысаларында Яна Бүләк авыл китапханәсендә «Китаплар иленә сәяхәт» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылачак. Күргәзмәдә балалар өчен язылган әкият, хикәя, шигырьләр китаплары урын алачак. Китап сөюче нәни дусларыбызны китапханәдә көтеп калабыз.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сөй, хөрмәт ит, ярат китапны!

Балалар китабы атналыгы ел саен үткәрелә торган Бөтенсоюз, ә 1992 елдан балалар китабын популярлаштыруга юнәлдерелгән бөтенроссия чарасы. Яңа Бүләк авыл китапханәсендә Халыкара балалар китабы көненә багышланган әдәби викторина узачак. Төрле конкурсларда катнашып, балалар әкият геройларын танып белерләр, табышмакларны чишәрләр, китап турында мәкальләрне искә төшерерләр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Канатлы дусларыбыз

Халыкара кошлар көне - ел саен үткәрелә торган экологик бәйрәм. 1906 елның 1 апрелендә кошларны саклау буенча Халыкара конвенциягә кул куела, ә Россия моңа 1927 елда кушыла. Шулай итеп, безнең илдә 1927 елның 1 апреленнән башлап кошлар көнен үткәрү традициягә кергән. Кошлар көне уңаеннан оештырылган китаплар күргәзмәсеннән канатлы дусларыбыз турында мавыктыргыч әсәрләр, фоторәсемнәр, китаплар белән танышырга мөмкин булачак. Күргәзмә барлык китап укучылар өчен төзелә.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сәламәт булыйм дисәң

Китапханәдә сәламәтлек көненә багышлап, «Сәламәт булырга теләсәң» дип аталган тематик сәгать оештырыла. Китапханәче сәламәт яшәү рәвеше, дөрес туклану, файдалы һәм зарарлы гадәтләр турында сөйләячәк. Балалар сәламәтлеккә кагылышлы уеннарда һәм эстафетада катнашыр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Кошлар- безнең дусларыбыз

1 апрель көнне китапханәдә Халыкара кошлар көненә багышланган экологик квест- уен узачак. Чарада катнашучылар кошлар тормышыннан кайбер кызыклы фактлар белән таныша алачаклар, төрле конкурсларда катнашу мөмкинлеге булачак

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Язгы чәчәкләр

Озын салкын кыштан соң язгы чәчәкләр аеруча матур! Нәкъ менә шуңа күрә китапханәдә кәгазьдән язгы чәчәкләр ясау буенча мастер-класс узачак. Чара барышында китапханәче чәчәкләр ясаганда кулланыла торган кәгазьләрнең төрләре белән таныштырыр, чәчәк ясауның техник алымнарын күрсәтер.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай әкиятләре буйлап

Бөек татар язучысы Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан китапханәдә «Тукай әкиятләренә сәяхәт» дип аталган рәсем конкурсы узачак. Китапханәче Г.Тукай әсәрләре белән таныштырачак, аннары әкият геройларын ясау оештырыла.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Тукай исеме - бөек исем

Китапханәдә Габдулла Тукайның иҗатына багышланган әдәби сәгать узачак. Чарада балалар шагыйрьнең авыр балачагы, аның тормышы һәм иҗаты белән танышырлар, туган ил, туган тел, гади халык тормышы темасына кагылышлы шигырьләр укылыр. «Тукай әсәре буйлап» дигән темага әдәби викторина уздырылыр. Чара татар халкының гимнына әверелгән«Туган тел» җырын башкару белән тәмамланачак.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Сугыш урлаган яшьлек

Бөек Ватан сугышы елларынды, авыр тыл хезмәтен үз җилкәсендә татыган ветераннарыбызның батырлыгын онытырлык түгел. Бу фидакарь кешеләр иртә таңнан кырларда, басуларда, завод һәм фабрикаларда эшләп, сугыш җимергән җирләрне торгызып, ирләрен һәм әтиләрен, абыйларын һәм улларын сабырлык белән көтеп, сугыш бетүен якынайттылар. Аларның саны инде елдан-ел кими бара. Тыл хезмәтчәннәренең исемнәрен мәңгеләштерү, аларның тиңсез хезмәтләре белән таныштыру максатыннан китапханәдә очрашу оештырыла.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27

Батырларны зурлый гасырлар

8 май көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары обелискы янында Бөек Җиңүнең 77 еллыгына багышланган тантаналы митинг узачак. Тыл ветераннарын һәм сугыш чоры балаларын обелиск янында авыл җирлеге башлыгы, ветераннар советы рәисе, мәктәп укучылары котлар. Яу кырында һаләк булган авылдашларыбызны бер минутлык тынлык белән искә алырбыз һәм һәйкәлгә чәчәрләр куярбыз. Чара мул сыйлы чәй табыны артында дәвам итәр.

Үткәрү урыны: Яна-Булякская сельская библиотека - филиал № 27