Сабантуй
15-нче июнь көнне Татар Кандызы авылында Татар милли бәйрәме сабантуй үткәрелде.
15-нче июнь көнне Татар Кандызы авылында Татар милли бәйрәме сабантуй үткәрелде.
27-нче май көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе чираттагы «Библиосумерки – 2023" Бөтенроссия акциясенә кушылды. Балалар белән “Минем яраткан әкиятем” дип исемләнгән библиосумерки үткәрделәр.
26-нче май көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Мин – китапханәче!» дип аталган Дублер көне үтте.
2023 ел Татарстанда -Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан, 22-нче май көнне Татар Кандызы авыл китапханәсе “Татар йорты” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде.
3-нче май көнне Татар Кандызы авылы китапханәсендә китап сөюче балалар катнашында, “Яңа китаплар көне” булып узды. Бу күргәзмәгә яңа кайткан 21 кечкенәләр өчен китаплар урнаштырылды.
7-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе балалар өчен “Милләтемнең кояшы син, и моңлы, нурлы Тукай” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.
26-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Кырлай әкиятләре” дип исемләнгән Тукай әкиятләре буенча әдәби сәяхәт үткәрде.
12-нче апрель Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Шул уңайдан Татар Кандызы авылы китапханәсе садикта мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Галәмгә сәяхәт” дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрде.
5-нче апрель көнне татар Кандызы авыл китапханәсе 2 сыйныф укучылары белән кошлар көненә багышлап “Кошлар – яшеллек сакчылары” дип исемләнгән чаранын максаты: укучыларга кошларның файдасы турында аңлату, кошлар турында кайгыртырга, җимлекләр куярга, кош оялары ясарга өндәү, кечкенә дусларыбызга карата мәрхәмәтлек, шәфкатьлелек тәрбияләү.