Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Кырлай әкиятләре

26-нче апрель көнне, Татар Кандызы авыл китапханәсе, татар халкының бөек язучысы Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен “Кырлай әкиятләре” дип исемләнгән Тукай әкиятләре буенча әдәби сәяхәт үткәрде.

Китапханә мөдире Насибуллина Г.Н. укучыларны язучының кыскача тормыш юлы, иҗаты, китаплары белән таныштырды. Татар халык язучысы, Габдулла Тукайның шигырьләре, әкиятләре кычкырып укылды.