Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Мин – китапханәче!

26-нче май көнне Татар Кандызы авыл китапханәсендә «Мин – китапханәче!» дип аталган Дублер көне үтте.

Чарада катнашучылар китапханәче һөнәре белән, китапханәнең китап фонды, китапларны урнаштыру тәртибе, каталоглар һәм картотекалар белән таныштылар. Дублерлар китап укучыларга китаплар тәкъдим иттеләр, кулга бирелгән китапларны формулярга яздылар, китап күргәзмәләренә, вакытлы матбугат басмаларына күзәтү ясадылар.  Балалар китапханәче вазыйфалары белән таныштылар. "Китапны кем тизрәк таба" уенында да балалар зирәк булуларын, китапларның кайда урнашуларын белүләрен күрсәттеләр. Кызларга китапханәче роле ошады, алар үз эшләреннән  бик канәгать калдылар.