Татарско-Кандызская сельская библиотека - филиал № 36

Татар йорты

2023 ел Татарстанда -Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы. Рухи хәзинәләрне саклау һәм баету, борынгы милли гореф-гадәтләрне яңадан торгызу максатыннан, 22-нче май көнне Татар Кандызы авыл китапханәсе “Татар йорты” дип исемләнгән мәдәни чара үткәрде.

Һәр халыкның рухи дөньясы,тормыш-көнкүреше гаять бай. Татар халкы — бик борынгы халык. Ул элек-электән терлек асраган, җир сөргән, иген иккән. Безнең халык — искиткеч тырыш, эшчән халык. Бу — татарның борынгыдан килгән гүзәл сыйфаты. Ирләр тормыш-көнкүреш өчен кирәк-яраклар ясау белән шөгыльләнгәннәр: итек басканнар, кәрзин, бишек үргәннәр, бау ишкәннәр, чабата ясаганнар. Ә уңган кызларыбыз һәм киленнәребезнең кулларыннан нинди генә эшләр килмәгән:үзләре тукыган киндердән сугылган сөлге-ашъяулыклар, чыбылдыклар, энҗе-мәрҗән белән чиккән калфаклар, күзләрнең явын алырлык чигү үрнәкләре. 

Китапханәче балаларны борынгы тормыш-көнкүрешендә булган хәзинәләр белән таныштырды, аларның тарихын сөйләде, эш кораллары (каба, орчык, чүлмәк, киерге) һәм өй бизәкләре (кашага, пар мендәрләр, чаршау-пәрдәләр, карават өсләре, сөлгеләр) белән таныштырды.